news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьнең "Гүзәл Чулман" татар бию ансамбле август ае дәвамында Европада чыгыш ясаган

Артистлар дөньякүләм фестивальләрдә татар мәдәниятен тәкъдим иткән.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Пермь шәһәренең "Гүзәл Чулман" татар бию ансамбле август буе Европада чыгыш ясаган. Ансамбльнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителгәнчә, артистлар Венгрия һәм Сербиядә чараларда биегән. 
 
Венгриядә биючеләр "Summerfest" Халыкара фестивальдә катнашкан.  "Гүзәл Чулман"лылар татар халкы мәдәнияте белән башкаларны да таныштырган. Фестивальдә Европаның 20ләп иленнән килгән коллективлар чыгыш ясаган.
 
Сербиядә исә артислар "InterEtno" фестивалендә татар биюләрен башкарган. 
  • "Гүзәл Чулман" - Пермь шәһәрендә татар биюләренә нигезләнгән бердәнбер ансамбль. Аның оешуына 5 елдан артык. Биредә яшь артистлар белән бергә балалар да шөгыльләнә. Милләттәшләребез Италиянең - Тарченто, Венеция, Римини, Апиро; Австриянең - Вена, Словениянең - Бовец, Варшаваның - Польша, Чехиянең Прага һ.б. шәһәрләрдә чыгышлар ясарга өлгергән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot