news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьнан урланган “Дэу” автомобиле Казанда табылган

Дәүләт автоинспекциясе бер тәүлектә урланган автомобильне тапкан.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Пермьнан урланган “Дэу” автомобиле Казанда табылган, дип хәбәр иттеләр ”Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

23 февральдә Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә “ДЭУ Нексия” автомобилен эзләү турында хәбәр килгән.

Бер тәүлектән “Крис” фоторадар комплексы Татарстан башкаласында урланган автомобильнең хәрәкәт итүен теркәгән. Шул ук көнне Казан урамнарының берсендә Юл хәрәкәте иминлеге полкының икенче батальоны командиры, полиция майоры Руслан Волков “Дэу”ны күреп алган һәм машинаның кайда хәрәкәт итүе турында ЮХИДИ инспекторларына мәгълүмат биргән.

Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе тоткарланган. Ул элек хөкем ителгән Сведловск өлкәсендә яшәүче 44 яшьлек ир-ат булган. Тоткарланган вакытта ул законсыз рәвештә наркотиклар сатып алган һәм саткан өчен федераль эзләүдә булган.

Документларын тикшергәндә, ир-ат автомобильне Пермьда яшәүчеләрдән таксида эшләү өчен арендага алуын белдергән. Әмма берничә көннән машина хуҗасына үз планнары турында хәбәр итмичә, Казанга машина сату максаты белән киткән.

Ир-ат тоткарланган, автомобиль махсус стоянкага җибәрелгән.

Берникадәр вакыттан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенә табылган машина хуҗасының мөрәҗәгате килгән. Ул Юл хәрәкәте иминлеге полкының икенче батальоны командиры, полиция майоры Руслан Волковка аның автомобилен эзләүдә оператив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot