«Гаиләм мине милли мәдәниятебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияләде. Бу кыйммәтләр миңа Татарстанда сеңдерелде. Оешма җитәкчесе буларак та, эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе итеп тарихи мирасны саклауны сайладым, чөнки архитектор буларак, халкыбызның мәдәни мирасын саклау минем өчен аеруча мөһим.
Пермь шәһәрендәге Егошиха зиратында татар зираты кишәрлеге бар. Күптән түгел анда махсус мәгълүмат тактасы урнаштырылды. Безнең карамактагы бу кишәрлек берничә гектар мәйданны били һәм әлеге зират каралмаган, төзекләндерелмәгән урыннарының берсе булып тора.
Зират белән якынча 10-12 ел дәвамында беркем дә шөгыльләнмәгән. Элек бу эштә, нигездә, яшьләр катнаша иде. Озак вакыттан соң беренче булып безнең оешма зиратны тәртипкә китерү һәм өйрәнү эшенә кереште. Оешма җитәкчесе буларак, минем өчен бу чараның гади өмә белән генә чикләнмәве, тулы бер эзлекле эшкә әверелүе мөһим иде.
Иң элек эш күләмен бәяләдек, аннары Пермь крае мөфтияте белән берлектә берничә өмә үткәрдек. Шулай ук яз көне Пермь ислам көллияте белән берлектә иске татар телен өйрәнү курслары оештырдык.
Хәзерге вакытта тарихчыбыз Роман Иманов Казан шәһәрендәге Яңа татар бистәсе зиратын өйрәнү барышында тупланган тәҗрибәне үзләштерү һәм аны Пермьдә куллану юнәлешендә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара. Пермьгә кайту белән беренче чиратта зиратка барып, андагы беренче кишәрлекне билгеләү һәм аны алга таба фәнни өйрәнү эшенә керешүне планлаштырабыз.
Зират – мәдәни мирасыбызның мөһим бер өлеше, чөнки ул биредә яшәгән кешеләрнең генә түгел, ә аларның тормыш юлын, тарихын, рухи дөньясын да саклый. Бу зиратта татар мәдәниятен, татар милли үзенчәлеген һәм ислам кыйммәтләрен саклауга зур өлеш керткән кешеләр җирләнгән. Нәкъ менә алар төбәгебездәге беренче мәчетне төзегән. Әлеге мәчет исә Татар бистәсенең рухи үзәге булган. Кызганыч, Пермьдәге Татар бистәсе 2010 еллардан соң үзенең элекке яшәешен югалтты.
Бу – минем өчен аерым бер йөрәк ярасы. Архитектура өлкәсендә, шул исәптән гражданлык архитектурасы юнәлешендә эшләүдән тыш, илебезнең берничә төбәгендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү белән дә шөгыльләндем. Пермьдә тарихыбыз турында сөйли алырлык архитектура һәйкәлләре бик аз калды. Шуңа күрә татар халкының мәдәни мирас объектлары реестрын булдыру һәм аны даими тулыландыру аеруча мөһим дип саныйм. Ел саен дистәләгән мәдәни мирас объекты юкка чыга.