Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермьнән Казанга килгән 5 кеше тоткарланган
Узган ялларда Казанда 2385 транспорт рулендәге зат, 597 җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Узган шимбә көнне иртәнге 9.20 сәгатьтә Казандагы милиция контроль пунктларының берсендә юлларда патруль хезмәте хезмәткәре, тикшерү өчен, Пермьнән килгән 38 яшьлек зат идарәсендәге “Рено-Логан” автомобилен туктаткан. Салонда шушы ук шәһәрдән 4 пассажиры да булган. Тикшерү барышында машина бардачегында табылган «PALL MALL» сигареты пачкасында 1 сигарет һәм аксыл-соргылт төстәге матдә тутырылган бәләкәй пакетлар, «Тропикамид» сиптергеч баллоны һәм 0,5 граммлы 3 шприц табылган. Пермьлеләр исә, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, милиция бүлегенә озатылган, дип “Татар-информ” аша хәбәр сала Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең юлларда патруль хезмәте полкы пропаганда төркеме.
Моннан тыш, кичә, 31 гыйнвар көнне, 15.00 сәгатьтә шундый ук милиция контроль пунктларының берсендә юлларда патруль хезмәте инспекторы туктаткан “ВАЗ-
Узган ялларда Казанда 2385 транспорт рулендәге зат, 597 җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. Транспорт белән идарә иткән 104 кеше каршы як юл тасмасына чыгуда, 290ы куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәмәүдә, 22се исерек килеш рульдә баруда, 69ы пассажир утыртып йөрүдә хилафлыкларда гаепләнә, диелә әлеге мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз