news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә яңа мәчет турында: Җәмигъ мәчетеннән соң, соңгы йөз елда беренче рөхсәт алынды

Пермьдә яңа мәчет турында: Җәмигъ мәчетеннән соң, соңгы йөз елда беренче рөхсәт алынды
Фото: https://dumrf.ru

Пермьдә мөселман өммәте һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә мәчет төзелеше төгәлләнеп килә. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Пермьнең Яблочков урамындагы 13 йорт адресы буенча әлеге мәчетне төзү өчен рөхсәт Пермь Җәмигъ мәчете торгызылганнан соң соңгы йөз елда беренче тапкыр алынды», диелә бу хәбәрдә.

Аллаһ йортын сафка бастыру эшләре 2016 елда башлана. Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте шул елда озакка сузылган килештерү процедурасы һәм иҗтимагый тыңлаулардан соң зур булмаган җир кишәрлеге алуга ирешә. Ул чагында бу ташландык хәлдәге җир була.

Проект әзерлегеннән соң, җир кишәрлеге һәм шәһәр төзелеше регламенты планына тулысынча туры килә торган документлар раслангач һәм төзелешкә карата белдерелгән барлык таләпләр үтәлгәч, ниһаять, шәһәрнең кеше күп яши торган бер районында мәчет төзү эшләре ахырына якынлаша дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Бүгенге көндә эчке бизәкләү эшләрен башкарасы һәм мәчет территориясен тәртипкә китерәсе генә калган. Ташландык урында барлыкка килгән Аллаһ йорты тиздән Пермьдәге аерым бер районның гына түгел, ә бөтен край үзәгенең бизәгенә әвереләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100