news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә «Тукай бабай китабы» дип аталган бәйрәм чарасы булды

Пермьдә «Тукай бабай китабы» дип аталган бәйрәм чарасы булды
Фото: Пермь шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе

Пермь шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясенең якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче балалар шәһәр халкын «Тукай бабай китабы» дип аталган концертта җыйган. Малайлар һәм кызлар уку елы дәверендә өйрәнгән җыр-биюләрен, бөек Тукай шигырьләрен һәм фольклор күренешләр тәкьдим иткән. Бу хакта Пермь шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Концертыбыз «Тукай бабай китабы» дип аталды. Бу тылсымлы китапның битләрендә бала белән күбәләк сөйләште, маэмай хуҗасы белән бәхәсләште, милли моңнар агылды, Шүрәле белән егет очрашты. Һәр бала үз чыгышын күңел биреп башкарды. Бу чыгышлар хәтта Шүрәленең дә йөрәген эретте. Ул башка мәкерле уйлар белән чуалмаска сүз бирде һәм балаларга дуслашырга тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

Кичә азагында балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләгән һәр гаиләгә рәхмәт хаты, ә балаларга бүләкләр тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot