Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермьдә «Татарча түгәрәк» сөйләм клубының чираттагы очрашуы була
29 майда Пермьдә татар телен өйрәнергә һәм сөйләм күнекмәләрен арттырырга теләүчеләр өчен «Татарча түгәрәк» клубының чираттагы очрашуы оештырыла. Бу хакта Пермь краеның «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы хәбәр итте.
Очрашу программасында түбәндәгеләр каралган:
Уеннар һәм интерактивлар: Төрле уеннар аша сөйләм телен баету;
Фикер алышу: Парларга һәм төркемнәргә бүленеп актуаль темаларга әңгәмә кору;
Чәй табыны: Чәй өстәле янында ирекле темаларга фикер алышу һәм яңа танышлар табу.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, түгәрәккә татар телен өйрәнүне дәвам итүчеләр дә, аны әле яңа гына өйрәнә башлаучылар да чакырыла. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз