news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә «Татар кызы мәктәбе» проекты гамәлгә ашырыла башлады

Пермьдә «Татар кызы мәктәбе» проекты гамәлгә ашырыла башлады
https://tatar-congress.org/

Пермьдә край губернаторы Грантлар фондының беренче бәйгесендә җиңү яулаган «Татар кызы мәктәбе» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект кысаларында кызларны үз халкының традицияләре белән таныштырып кына калмыйча, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, йорт эшләренә һәм бүгенге көндә бик тә кирәкле башка күнекмәләргә өйрәтү күздә тотыла. Беренче дәрестә аларга көндәлекләр һәм укыту планын тапшырдылар.

Проект тәмамлангач, чыгарылыш кичәсе үткәреләчәк, ул концерт программасы, бүләкләр тапшыру белән аралашып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot