news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә татар ансамбленең ун еллыгына багышланган чара булды

Пермь шәһәрендә «Гүзәл Чулман» татар биюе ансамбленең 10 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов бәйрәмнең тантаналы өлешендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул «Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы, «Гүзәл Чулман» татар биюе ансамбле җитәкчесе Гөлүзә Хәмзинага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot