news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә мөселманнарның Ватанны саклауга керткән өлеше турында фикер алышалар

17-19 декабрьдә Пермь шәһәрендә «Ислам в Прикамье» - IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан «Россия мөселманнары Ватан сагында» дигән темага багышлана. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Конференциядә традицион конфессияләрнең дин әһелләре, төбәк һәм муниципаль хакимият вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек, туган як тарихын өйрәнүчеләр, иҗтимагый активистлар катнаша.

Форумда күтәрелүче төп темалар: мөселман сугышчыларының Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашуы, сугыш елларында мөселман дини идарәләренең эшчәнлеге, мөселман халыкларының тылдагы хезмәт батырлыгы, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot