news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә «Мөселман дөньясы – 2026» төбәкара форумы узачак

24 ноябрьдә Пермьдә «Мөселман дөньясы – 2026» төбәкара мөселман мәдәнияте форумы узачак. Бу хакта Пермь краеның Көңгер районы мөхтәсибәте һәм Җәмигъ мәчете хәбәр итә.

Форум Пермь краеның «Әлмүш» Җәмигъ мәчетендә үтәчәк. Быелгы чараның темасы – «Россия халыкларының рухи кыйммәтләре бердәмлеге». Форум төбәкләр арасында диалог мәйданы, тәҗрибә уртаклашу һәм элемтәләрне ныгыту урыны булып тора.

Программада пленар утырыш каралган. Ул 10:00 сәгатьтә башлана. Мәртәбәле кунаклар арасында Россия төбәкләренең мөфтиләре бар.

Чара кысаларында күпмилләтле илдә рухи кыйммәтләрнең роле турында фикер алышу планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot