news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды

Форум барышында ислам дине актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыру комитеты билгеләп узганча, форумның төп максаты Пермь краенда милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм традиция буенча ислам динен тоткан халык мәдәниятен үстерү.

Форум мәйданнарында белгечләр ислам традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Кунаклар мөселман мәдәнияте тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышачак.

Әлеге форум 5-8 апрель көннәрендә узачак. Форум барышында ислам дине актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot