Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермьдә иске татар теле курслары башлана
Пермь җәмигъ мәчетендә тарихка һәм үз тамырларына битараф булмаганнар өчен уникаль мөмкинлек ачыла: «Иске имлә» — иске татар язуы курслары башлана. Бу дәресләр ярдәмендә теләге булган һәркем бабаларыбыз кулланган гарәп графикасы нигезендәге язуны үзләштерә алачак. Бу хакта «Чәк-чәк» Пермь татар яшьләр оешмасы хәбәр итә.
Дәресләрне 20 елдан артык педагогик тәҗрибәсе булган Артур хәзрәт алып барачак.
Курсның программасы:
- Гарәп графикасы нигезләре: Классик язуның башлангыч кагыйдәләрен өйрәнү.
- Тарих белән танышу: XX гасыр башындагы татар теле һәм XIX гасыр поэзиясенең үзенчәлекләрен аңлау.
- Практик эш: Метрика китаплары, гаилә архивлары һәм эпиграфик истәлекләр (кабер ташларындагы язулар) белән эшли белү.
- Шәҗәрә төзү: Иске язуны белү үз нәсел агачыңны — шәҗәрәне — архив документлары нигезендә мөстәкыйль төзергә ярдәм итәчәк.
«Иске имлә» — ул бары тик хәрефләр җыелмасы гына түгел, ә безнең мәдәни кодыбыз. Бу язуны үзләштерү татар мәдәниятен тирәнрәк аңларга, үткәннәр белән бәйләнешне ныгытырга һәм борынгы кулъязмаларны тәрҗемәчесез аңларга мөмкинлек бирә.
Дәресләр һәр дүшәмбе кичке сәгать 19:00да бушлай үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз