Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермьдә атышта һәлак булучылар истәлегенә Казанда мемориал оештырылган
Мемориал берничә партадан ясалган, алар кара-кызыл төстәге тукыма белән капланган.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанда Ленин бакчасында фонтан янында Пермь университетында атыш вакытында һәлак булган кешеләр истәлегенә мемориал оештырдылар.
Мемориал берничә партадан ясалган, алар кара-кызыл төстәге тукыма белән капланган. Анда «Пермь, кайгырабыз. Казан» дип язылган такта һәм беренче канәфер чәчәге, шәмнәр куелган.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пермь дәүләт университетында атыш ачканнар. Соңрак атучы студентны кулга алдылар.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, атыш нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын 24 кеше зыян күргән.
Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та һәлак булган кешеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.
Фаҗига белән бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз