news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә “Зөләйха күзләрен ача” фильмындагы сөрген эпизоды төшерелә башлаган

Фильмда төп рольне Чулпан Хаматова башкара.

(Пермь, 6 сентябрь, “Татар- информ”, Энҗе Габдуллина). “Зөләйха күзләрен ача” күп серияле фильмының сөргенгә сөрү эпизодын төшерү өчен, Пермь өлкәсенең Кама буендагы урманлы урынны сайлаганнар. Бу хакта "Россия 1" телеканалы хәбәр итә.

Беренче кадрлар итеп Зөләйха өстенә агач аву төшерелгән. Бу күренештә Зөләйха ролен башкаручы Чулпан Хаматованы дублер- каскадер алыштырып тора, дип хәбәр итә телеканал. 

Фильмның калган күренешләре Татарстанның Лаеш районында төшереләчәк. “Казандагы елгалар артык тыныч. Анда ял итәргә чыккан кебек. Ә монда табигать кыргый һәм куркыныч”,- дип аңлата Пермь төбәгенә баруны фильмның режиссеры Егор Анашкин.

Иртәгә төшерү төркеме кабат Лаешка әйләнеп кайтачак. Гүзәл Яхина әсәре буенча төшерелгән фильмның премьерасы 2019 елның ахырында булыр дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100