news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә VII "Мөселман дөньясы" төбәкара форумында 20 мең кеше катнашыр дип көтелә

Милләтара хезмәттәшлекне ныгыту максатында оештырылучы мөселман форумы быел 9-12 мартта үтәчәк.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Пермьдә VII “Мөселман дөньясы–2017” төбәкара форумы узачак. “Пермь ярминкәсе” үзәгендә 9-12 мартта үтәчәк форум Пермь крае Диния нәзарәте һәм Пермь шәһәр думасы ярдәме белән төбәк губернаторы администрация тарафыннан оештырыла, дип хәбәр ителә форумның forum-mus.ru рәсми сайтында.
 
Пермь мөселман форумы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу, ислам динен тотучы халыкларның мәдәниятен үстерү, милләтара хезмәттәшлекне ныгыту, ислам динен тынычлык һәм шәфкатьлелек дине буларак танытуга багышлана. 
 
Форум программасы кысаларында “Территорияләрнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешендә мөселман җәмәгатьчелегенең роле” конференциясе, “Тынычлык дине буларак исламны таныту һәм дини мәгариф”, “Мигрантларны адаптацияләү: иҗтимагый оешмаларның һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең иң яхшы тәҗрибәсе” кебек темаларга “түгәрәк өстәл”ләр узачак. Моннан тыш, Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе ярдәме белән “Мөселманнарның эшмәкәрлек активлыгы: тәҗрибә, проблемалар, киләчәк мөмкинлекләр” конференциясе дә әзерләнә.
 
Форумда катнашучылар Мәскәүнең Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү фонды, Татарстан Милли музее, Санкт-Петербургтан Дин тарихы дәүләт музее, Свердловск өлкә туган як музее әзерләгән күргәзмә белән таныша алачак. Корьән укучылар бәйгесе дә оештырылачак.
 
Быелгы форумда төрле төбәкләрдән 20 меңгә кадәр кеше катнашыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100