news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә Туган тел көненә багышланган шигырь укучылар конкурсы игълан ителде

Бәйгедә катнашу өчен үз телеңдә (татар, рус, башкорт, алман һ. б. телләрдә) 1 - 1,5 минутлык видео төшерергә кирәк.

Пермьдә Туган тел көненә багышланган шигырь укучылар конкурсы игълан ителде
tatar-congress.org

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Пермьнең «Чәк-чәк» яшьләр оешмасы Туган тел көненә багышланган «Минем яраткан туган телем» шигырь укучылар конкурсы игълан итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен үз телеңдә (татар, рус, башкорт, алман һ. б. телләрдә) 1 -1,5 минутлык видео төшерергә кирәк. Видео һәм тәрҗемә ителгән шигырьне ВКонтакте яки Instagram битендә #минемтелем59 хэштегы белән урнаштырырга кирәк була. Аннан үз постыңда «Чәк-чәк» яшьләр оешмасы профилен билгеләп куясы.

Бәйгедә Пермь краеның барлык халкы катнаша ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Видео 24 февральгә кадәр кабул ителәчәк, конкурс нәтиҗәләре 26 февральдә «Бәхетле» ресторанында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәмдә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot