news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбенә язылу бара

Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе “Чәкчәк” татар яшьләре оешмасы белән берлектә татар телен өйрәнү буенча 6 – 12 яшьлек балалар җыя.

Пермьдә татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбенә язылу бара
tatar-congress.org

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Пермьдә татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбенә язылу бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе “Чәкчәк” татар яшьләре оешмасы белән берлектә татар телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбенә 6 – 12 яшьлек балалар җыя. Дәресләрне югары белемле укытучы Азалия Ганиева алып барачак. Алар уен формасында оештырыла.

Әлеге мәктәпкә йөрүчеләрнең Казанда “Милләтебез хәзинәләре” татар лагерендә татар телен камилләштерү мөмкинлеге булачак. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100