news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә татар теле курслары оештырыла

Дәресләр һәр атнаны ике сәгать дәвамында үткәреләчәк.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Пермьнең "Чәкчәк" татар яшьләре оешмасы татар теле курслары оештыра. Бу хакта "чәкчәк"леләр социаль челтәрдәге төркемнәрендә хәбәр итә. 
 
Дәресләр һәр якшәмбе сәгать 10.00 да, 2 сәгать дәвамында  уздырылачак. Курсларга йөрү түләүле. Бәясе - 150 сум. Бу бәягә  дәреслек тә кертелгән, диелә хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot