news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә "Татар кызы"н сайлыйлар

Конкурста шул җирлектә яшәүче 12 яшьтән зуррак кызлар катнашачак.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). 15 декабрь көнне Пермь краеның Октябрьский бистәсендә "Татар кызы-2018" бәйгесе узачак. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйгедә туташлар үзләренең җыр-биюгә сәләтләрен, татар милли гореф-гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә алачак. Конкурста Октябрьский районында яшәүче кызлар катнашыр дип көтелә. 
 
Кызларга ике яшь категориясенә бүлеп бәя бирәчәкләр. Беренче төркемдә 12-16 яшьлекләр ярышса, икенче төркемдә 17 яшьтән өлкәнрәкләр ярышачак. 
 
Кызларның татарча яхшы белүе, сәхнәдә үзләрен тота алуы һәм актерлык сәләте булуы мөһим. Конкурста милли костюмнардан чыгыш ясау шарт итеп куела. 
 
Бәйгедә "Татар кызы"ннан тыш, "Милли традицияләрдә тәрбияләнгән кыз", Иң тырыш кыз", "Иң талантлы кыз", "Иң матур сәхнә образы өчен" номинацияләрендә җиңүчеләр дә бүләкләнәчәк. 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot