news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә "Татар кызы" бәйгесенә әзерләнәләр

Төбәктә "Татар кызы" бәйгесенең финалы 18 апрельдә узачак.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Пермьдә "Татар кызы-2019" бәйгесендә катнашучыларның аш-суга осталыкларын һәм белемнәрен сынап караганнар. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйгедә катнашучылар токмач кисеп күрсәткән. Моннан тыш кызларның белем дәрәҗәләрен дә тикшергәннәр. Алар Пермь татарларының гореф-гадәтләре һәм йолаларына бәйле сорауларга җавап биргән. 
 
Бәйгенең беренче этабында "Татар кызы-2019" исеме өчен көрәшүчеләр чисталыкка хирыслыкларын һәм кул эшләренә осталыкларын күрсәткән булган. Алар калфак чиккән. Әлеге милли баш киеме белән кызлар конкурсның финал өлешендә чыгыш ясаячак. 
 
Пермьдә "Татар кызы" бәйгесенең финалы 18 апрельдә узар дип планлаштырыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot