news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә "Татар кызы-2019" бәйгесе финалына бер көн калды

Әлеге исем өчен Пермь краенда 8 туташ ярыша.

Пермьдә "Татар кызы-2019" бәйгесе финалына бер көн калды
"Чәкчәк" берләшмәсе
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 18 апрель көнне, Пермь краенда "Татар кызы-2019" бәйгесенең төбәк күләмендә җиңүчесен ачыклаячаклар. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
"Татар кызы" исеме өчен Пермь краенда 8 туташ ярыша. Алар жюрига аш-суга осталыкларын, гореф-гадәтләр, милли йолалар, тарихны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә. Бәйгенең театраль өлеше финалда тамашачыларга да күрсәтеләчәк. 
 
"Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүчене интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар. 
 
Чарада популяр җырчы Илназ Сафиуллинның да катнашуы көтелә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot