news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган

Кар кисәге балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Табиблар сабыйның гомерен саклап калу өчен ике тәүлек көрәшсә дә, бала җан биргән.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Пермь хакимиятендә кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100