news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә Сабан туе узачак дата билгеле булды

Бу хакта Пермьдәге милләттәшләребез автономиясе утырышында игълан ителде.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Быел Пермьдә Сабан туе 23 июнь көнне узачак. Әлеге карар Пермь Татар милли-мәдәни автономиясе утырышында кабул ителгән, дип язылган  автономиянең сайтында. 
 
Сабан туен уздыру датасы шәһәр хакимияте белән килешенгән. 
 
Интернеттагы мәгълүматлар буенча, 2002 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Пермь каласында 50 меңләп татар һәм башкорт яши.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100