news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә "Мөселман дөньясы" VIII төбәкара мөселман мәдәнияте форумы башланды

Форумда катнашучыларга "Казан Кремле” музей-тыюлыгы каршындагы Ислам мәдәнияте музее фондыннан сирәк очрый торган экспонатлар да тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Пемьдә "Мөселман дөньясы" VIII төбәкара мөселман мәдәнияте форумы башланды. Әлеге чара ел саен үткәрелә, дип хәбәр итә Пермь мөселманнары Диния нәзарәте. 
 
Җыенда Россиянең 10 төбәгеннән 80гә якын кеше катанаша. 
 
Чара программасы бай. Форум кысаларында конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла. Алар Ислам динендә булган милләтләрнең мәдәни үзенчәлеген саклап калу, мөселман мәдәниятен үстерүдә яшьләрнең роле, мөселманнар арасында эшмәкәрлек, Исламда гаилә институы, радикализм һәм экстремизмга каршы тору кебек темаларга багышлана. 
 
Шулай ук күргәзмәләр, экспозицияләр белән танышырга мөмкин. Мисалга, форумда катнашучыларга  "Казан Кремле” музей-тыюлыгы каршындагы Ислам мәдәнияте музее фондыннан сирәк очрый торган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. 
 
Шулай ук, иҗат төркемнәре чыгышлары булачак, Коръән укучылар арасында төбәкара бәйге, балалар арасында  "Мин - мөселман" конкурсы узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot