news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә “Мөселман дөньясы-2018” төбәкара форумы узачак

Форумда беренче тапкыр “Казан Кремле” музей-тыюлыгы каршындагы Ислам мәдәнияте музее фондыннан сирәк очрый торган экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Быел 5-8 апрель көннәрендә Пермьдә “Мөселман дөньясы -2018” VIII Төбәкара мөселман мәдәнияте форумы узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Мөселман дөньясы” форумы – ел саен үткәрелә торган зур вакыйга. Ул милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләрне көйләүгә, традицион ислам динен тотучы халык мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән. Форумда ел саен 20 меңгә якын кеше катнаша.

Чарада Россия мөселманнары Диния назәрәтләре рәисләре, җирле мөселман оешмалары имамнары һәм әгъзалары, хакимиятнең федераль, край һәм муниципаль органнары имамнары һәм әгъзалары, тарих, дин, этнография өлкәсе экспертлары катнашачак.

“Мөселман дөньясы” форумының үзенчәлеге мәдәни-тарихи экспозиция булачак, анда мөселманнар тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы истәлекле куелачак.

Форумда беренче тапкыр “Казан Кремле” музей-тыюлыгы каршындагы Ислам мәдәнияте музее фондыннан сирәк очрый торган экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә кырыкка якын реликвия урын алачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Форум чараларында катнашу бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100