news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә Коръән укучылар арасында бәйге оештырганнар

Бәйгедә Казан, Түбән Новгород, Уфа һәм башка шәһәрләрдән 54 конкурсант катнашты.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Пермьдә Коръән уку буенча төбәкара конкурс узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Конкурс традицион дүрт номинация буенча узды. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелде.

Быел конкурста Пермь, Дербент, Махачкала, Волгоград, Магнитогорск, Рязань, Ижевск, Ульяновск, Оренбург, Казан, Түбән Новгород, Уфа шәһәрләреннән 54 конкурсант катнашты.

Коръән уку мәктәбе укучылары күп санлы тыңлаучылар алдында үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларны Рязань шәһәренең Коръән хафизлар әзерләү үзәге укытучысы Малик Абдулмалик Әхмәдали җитәкчелегендәге жюри бәяләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100