Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермьдә көрәш бәйгесендә Россия чемпионатында катнашачак Удмуртия батырлары билгеле булды
Россия чемпионаты 8 декабрьдә Пермьдә узачак.
(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", "Яңарыш", Гайсә Талипов). Мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында әледән-әле спорт мәктәпләре ачылып тора. Болар барысы да безнең күз алдында.
Үзебезнең Ижау шәһәрендә дә татар-башкорт көрәшенә игътибар арта. 3 декабрьдә Ижау шәһәренең “Металлист” спорт мәктәбендә Удмуртия беренчелеге өчен көрәш бәйгесе - ачык чемпионат уздырылды.
Чемпионат Дәүләт Гимны белән башланып китте. Россия конкурслары лауреаты “Асыльяр" бию һәм җыр ансамбленең чыгышы, тамашачыларга, кунакларга үзе бер зур бүләк булып, чемпионатка матурлык, гүзәллек өстәде.
Тамашачылар - әти-әниләр, көрәшчеләр, тренерлар, балалар каршында атаклы кунаклар булды. Казан шәһәреннән килгән Россия Көрәш федерациясенең директор урынбасары Булат Хәбибрахманов, Удмуртиянең спорт һәм туризм вазифасын башкаручы Павел Вечтомов, Удмуртиянең Милли сәясәт министрының беренче урынбасары Павел Орлов чыгышлары һәркемне дә дулкынландырды, җиңү рухын күтәрде. Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәгенең президенты Илсур Миңнемуллин көрәшчеләргә зур уңышлар теләде, бу чемпионатта җиңеп чыкканнарны киләчәктә регионара, Россия күләмендәге көрәш чемпионатларында катнашу көтүен әйтте. “Ә Удмуртия республикасы күләмендә көрәшне һәр елны оештырырга тырышырбыз. Тренерларга, укытучыларга көрәшчеләрне әзерләүчеләренә аеруча рәхмәт”, - диде ул.
Чемпионатта катнашкан көрәшчеләр барысы да бик көчле әзерлекле иде. Көрәштә үзләренең осталыкларын, рухи көчләрен, көрәшнең матурлыгын күрсәттеләр. Чемпионат югары дәрәҗәдә, тәртипле, төгәл үтсен өчен күп көч куйган казыйларга зур рәхмәт. Алар көрәшчеләрне зур җаваплылык тоеп, бик гадел бәяләделәр.
Җиңүчеләр:
70 кг кадәрле яшүсмерләр арасында Павел Матвеев һәм Рамил Миннекаев беренче урынны алдылар. Зурлар арасында 65 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында I урынга - Альмир Рамазанов, II урынга – Диловар Наимов, III урынга Фаррух Одинаев лаек булды. 75 килограммга кадәрле авырлыктагылар арасында I урынны - Альмир Шәрәфиев, II - урынны Рәдиф Мөэминов, III урынны Радик Төхвәтуллин яулады. 85 килограммга кадәрле авырлыклылар арасында I урын - Рүзил Гобәйдуллинга, II урын – Риналь Чигашовка, III урын Хуршет Кенджаевка бирелде. Ә 85 кг авырлыктагылар арасында I урынны - Тимур Кәримов, II урынны - Илдар Гыйльфанов, III урынны Айрат Садыйков алды.
Көрәшчеләрне Кубоклар, медальләр, акчалата премия белән бүләкләделәр.
Көрәш батырлары 8 декабрьдә Пермьдә узачак Россия чемпионатына барырга әзерләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз