news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә «Җиңү көне» җырын малайлар хоры һәм опера театры солистлары җырлады

Пермь төбәге әлеге җыр эстафетасын Түбән Новгород өлкәсеннән кабул итте.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Пермь крае «Безнең Җиңү көне» акциясе кысаларында эстафетаны Түбән Новгород өлкәсеннән кабул итте. Җыр марафоны Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүчеләрне берләштерә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Җиңү көне» җырын Пермь малайлар хор капелласы хоры артистлары һәм Пермь опера һәм балет театры солистлары башкарды. Аларга Пермь крае филармониясенең рус халык уен кораллары оркестры  кушылды.

Видеороликны шәһәрнең истәлекле урыннарында һәм зур концерт залында үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк төшергән иделәр.

«Шул вакытны үзенә сеңдергән ул көй минем өчен бик дулкынландыргыч һәм бик якын. Андый җырларны башкарсаң, тамакка төер утыра, аны йоту кыен. Бу аерым тырышлык сорый, әмма бу кирәк. Мин кешеләр бу җырларны ишеткәндә, киләчәк буыннар өчен көрәшкәннәр истәлеген яңартып, тормыш турында яңадан фикер йөртерләр дип өметләнәм», — диде Пермь опера һәм балет театры солисты Наталья Кириллова.

Пермь краеннан эстафетаны Саратов өлкәсе кабул итәчәк.

Видеороликларны төбәк телекомпанияләре эфирында һәм #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештегы белән ВКонтакте, Facebook, Одноклассники, Instagram социаль челтәрләрендә күрергә, тыңларга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100