news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә гыйбадәт йорты ачылды

Бинаны мөселманнар төзекләндергән.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Пермь шәһәренең Индустриаль районында гыйбадәт йорты эшли башлады.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайты язуынча, узган елның октябрендә Пермь краеның баш имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Бибарсов хәер-фатихасы белән Пермьдә мөселманнарның «Умма» җирле дини оешмасы оештырылды һәм теркәлде.

Теркәлгәннән соң ук, яңа оешма әгъзалары актив рәвештә үз оешмасын үстерүнең киләсе этабына — гыйбадәт бүлмәсе булдыруга кереште. Мәхәллә кешеләре көче белән кыска вакыт эчендә ремонт ясалып, намаз уку өчен кирәкле барлык шартлар булдырылды.

Хәзер гыйбадәт йортына өлкән буын мөселманнар гына түгел, аларның гаилә әгъзалары, балалары да йөри. Алар аралаша, оешманың иң яхшы традицияләрен дәвам итә, проблемалары белән уртаклаша һәм барлык эшләрдә бер-берсенә ярдәм итә.

Пермьдә гыйбадәт бүлмәсен булдыру Пермь крае Мөселманнарының Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора, диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100