news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә беренче татар кафесы ачылды

Кафеның менюсында Европа ризыклары һәм татар ашлары урын алган.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 10 февраль көнне Пермь шәһәрендә “Салаваты” исемле беренче татар кафесы ачылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кафеның җитәкчесе Альфиса Нурисламова хәбәр итте.

Альфиса Нурисламова сүзләренчә, Пермьдә татарларның җыелышып, бәйрәмнәр уздырырга урыны булмаган. Җитәкче кафеда төрле милли чаралар уздырылачагын әйтте.

“Бездә милләтне үстерү һәм саклауга багышланган чаралар узачак. Без бергә җыелган очракта да рус кафеларында утыра идек. Туган көннәрне, юбилейларны үткәрергә үз урыныбыз булса яхшырак булыр дип уйладык”, - дип сөйләде ул.

Менюда Европа кухнясы һәм татар ашлары урын алган.

“Салаваты” кафесының исеме Альфиса Нурисламованың туган авылы хөрмәтенә бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot