news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә балалар Сабан туе уздыруда ярдәм итәр өчен волонтерлар эзлиләр

Милли бәйрәм 2 июньгә билгеләнгән.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Пермь "Чәк-чәк" татар яшьләре берләшмәсе край күләмендә оештырылачак балалар Сабан туен уздыру өчен волонтерлар эзли. Милли бәйрәм 2 июньгә билгеләнгән. "Чәк-чәк" вәкилләре хәбәр итүенчә, чара Пермь шәһәренең М.Горький исемендәге ял паркында үтәчәк. 
 
Бәйрәмнең тулырак программасы һәм афишасы май башында билгеле булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot