news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә балалар өчен татар халкы турында теле-радио тапшырулар эшләнеләчәк

"Пермский край - великий и многоликий" проекты татар халкы һәм мәдәнитяен тагын да танытачак, дигән фикердә җирле милләттәшләр.

Пермьдә балалар өчен татар халкы турында теле-радио тапшырулар эшләнеләчәк
соцсети
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). "Пермский край - великий и многоликий" проекты кысаларында, Пермь краенда яшәүче татарлар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре хакында балалар өчен тапшырулар төшереләчәк. Бу хакта край татар яшьләренең "Чәкчәк" оешмасы хәбәр итә. 
 
"Пермский край - великий и многоликий" - Пермь радиолар һәм телевидениләр ассоциациясе һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган проект. 
 
Аның кысаларында, Пермь крае халыклары турында балалар өчен ТВ программалар, аудио әкиятләр, уеннар циклы эшләнеләчәк. Шул исәптән, татар халкы тормышы да яктыртылачак. 
 
"Проект ярдәмендә тататрлар һәм мәдәниятебез хакында кешеләр тагын да күбрәк белә алачак", - диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot