news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Пермьдә ак төннәр” фестивале кысаларында Татарстанның тугыз кинокартинасы күрсәтеләчәк

Фестиваль 1 июньдә башланып, егерме алты көн буена барачак. Ә 24-26 июнь көннәре Татарстан фильмнарына бирелгән

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). “Пермьдә ак төннәр” фестивале кысаларында Пермьдәге “Премьер” кинотеатрында Татарстанның тугыз кинокартинасы күрсәтеләчәк. Татар-кино оешмасы матбугат хезмәтеннән килгән хәбәр буенча, фестиваль 1 июньдә башланып, егерме алты көн бена барачак. Ә 24-26 июнь көннәре Татарстан фильмнарына бирелгән.
Пермь тамашачыларына “Күктау”, “Брелок”, “Бәхеткәй”, “121”, “Фәридә”, "Возрождая звук", “Зилант”, “Камыр батыр”, “Бибинур” фильмнары һәм мультфильмнары тәкъдим ителәчәк.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot