news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татары Рөстәм Галимов: Барда районында хәтта рус кешеләре дә татарча сөйләшә

«Чәкчәк» оешмасы җитәкчесе Пермь краеның аерым районнарында татар теленең өстенлек итүен әйтте.

Пермь татары Рөстәм Галимов: Барда районында хәтта рус кешеләре дә татарча сөйләшә
Максим Кәримов

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Пермь краеның «Чәкчәк» иҗтимагый-төбәк оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов татар һәм башкорт халкы күпләп яши торган Барда районында рус кешеләренең дә татарча сөйләшүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» да узган блогерлар мәктәбе делегатлары белән очрашудан соң сөйләде.

«2010 елгы мәгълүматлар буеча, Пермь краенда 125 мең татар яши. Пермьнең көньяк өлешендә татар һәм башкорт халкы күпләп яши торган районнар бар. Мәсәлән, Барда районында хәтта рус кешеләре дә татарча сөйләшә. Андагы мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытыла, даими татар артистлары килә, татар теле өстенлек итә», — диде ул.

Рөстәм Галимов Пермь краенда халык санын алганда татарларның саны кимер, дигән фикерен белдерде. «Шәһәрдә татар гаиләләре юкка чыга бара: катнаш никахлар арту, руслашу процессы күзәтелә. Татар гаиләсе була торып та, балалар мәктәптә яки балалар бакчасына йөреп, туган телен оныта, чөнки миллион кеше яшәгән Пермь шәһәрендә бары тик бер генә татар балалар бакчасы бар. Шунлыктан, балалар рус мохитендә үсә», — ди ул.

«Шәһәрдә үсеп, руслашкан татарлар үзләрен рус дип яздырган очраклар бар. Аларның үзаңнары юк. Минемчә, андый милләттәшләребез белән аерым эш алып барырга кирәк» — диде Рөстәм Галимов.



Галерея: Татар блогерлары белән очрашу

Барда муниципаль районы — Пермь краеның көньягында урнашкан муниципаль район. Район үзәге — Барда авылы. Халыкның 95 проценты — татар һәм башкорт халкы тәшкил итә. Район җире Тол елгасы һәм аның кушылдыгы Барда елгасы бассейнында урнашкан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100