news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татары: Крайда төбәкне өйрәнүчеләр командасы көчле

Пермь татары: Крайда төбәкне өйрәнүчеләр командасы көчле
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Пермь крае Барда авылында Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе башланды. Татарстан тарихчылары шул уңайдан Бардага килде.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Тулба, Сылва-Ирен, Шаква һәм Мулла елгалары бассейны татарлары. Барда районы: тарих һәм хәзерге заман» конференциясе XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында Барда районы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан үткәрелә.

Конференциядә катнашучыларны Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов сәламләде. «Өч көнлек бәйрәмебезне башлыйбыз. Быел районыбыз барлыкка килүгә 100 ел, әмма тарихы урта гасырларга барып тоташкан авыллар бар. Барысы да чыгышларда чагылыр дип уйлыйм. Бу өч көн исегездә калыр дип ышанам», – дип сөйләде ул.

Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов җирлектә төбәкне өйрәнүчеләрнең ныклап эшләвен әйтте.

«Пермь краенда төбәкне өйрәнүчеләр командасы көчле. Бер проблема бар, без эшләрнең барысын да бастыра алмыйбыз. Шулай да бу юнәлештә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100