Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Пермь татарлары Ватан өчен сугышларда» китабында 120 татарның батырлыгы тасвирланган
Индус Таһиров фикеренчә, китап авторы Данир Закировка хезмәте өчен Татарстанның мактаулы исемен бирергә кирәк.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Техник фәннәр докторы, Пермь шәһәренең Татар милли-мәдәни автономия рәисе Данир Закировның «Пермь татарлары Ватан өчен сугышларда» китабында 120 татарның батырлыгы тасвирланган.
22 июньдә Бөек Ватан сугышы башланганга 80 ел тула. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы «Пермь татарлары Ватан өчен сугышларда» китабын халыкка тәкъдим итте.
Китапта 120 татарның, шул исәптән Молотов өлкәсеннән (хәзерге Пермь крае) 75 татарының Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән батырлыгы сурәтләнә. Шулар арасында алты Советлар Союзы Герое, өчәр мәртәбә Дан ордены белән бүләкләнгән дүрт каһарман да бар.
«Данлыклы командирлар генерал-майор Юныс Ибәтуллинның, Рокоссовский исемендәге партизан бригадасы комиссары Шәйхелислам Нигомаевның батырлыгы турында да мәгълүматлар тәкъдим ителде», — диде Данир Закиров.
Китапта шулай ук Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган, гомерен кызганмыйча гранаталар белән фашист танкы астына кергән Заһир Шакиров турында белергә мөмкин. Матросовтан аермалы буларак, ул «Батырлык» медале белән генә бүләкләнгән.
Сталинградтан Берлинга кадәр барып җиткән татар хатын-кызы Әминә Мусабирова турындагы истәлекләр дә игътибарга лаек. Ул каһарманнарча фашист самолетларын прожектор белән яктыртып, зенитчылар тарафыннан аларны бәреп төшерүдә зур өлеш керткән.
«Соңгы тикшеренү мәгълүматлары буенча, татар милләтеннән 378 Советлар Союзы Герое исәпләнә», — диде Данир Закиров китапны тәкъдим иткәндә.
Тарихчы галим, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров яңа китапны югары бәяләде.
«Данир Закированың төп эше — энергетика. Аның шушындый китап чыгаруы татар җанлы булуын күрсәтә. Моның кадәр мәгълүмат җыю өчен күп көч кирәк. Ул Пермь татарларының Бөек Җиңүгә керткән өлешен күрсәтте. Бу хезмәте өчен авторга Татарстанның мактаулы исемен бирергә кирәк», — диде Индус Таһиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз