news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь татарлары турында яңа хезмәт чыга

Пермь татарларының йола, сөрән җырлары, мөнәҗәтләр һәм башка әсәрләр тупланган китапта диск та тәкъдим ителә.

Пермь татарлары турында яңа хезмәт чыга
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Быел Премь татарларының традицион музыкаль мәдәниятенә багышланган яңа китап дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына монографиянең авторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова хәбәр итте.

“Традиционная музыкальная культура Пермских татар” монографиясе – галимәнең җентекле эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган фәнни хезмәт. Монографиянең теоретик өлеше 120 жыр ноталары белән баетылган. Биредә 55 жыр сайлап алынган һәм диск тупланган. Яңа китап эчендә җырлар җыентыгы да тәкъдим ителәчәк.

“Пермь татарларының йола җырлары, сөрән җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр, лирик җырлар, инструменталь жанрлар һәм башкалар кертелде. Музыка сәнгате белән кызыксынучылар, студентлар өчен китап гаять мавыктыргыч булачак”, – ди автор Эльмира Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot