news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь татарлары Милли спорт төрләре спартакиадасында катнашырга әзерләнә

Катнашучылар арасында 14 комплект бүләк уйнатылачак.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Пермь татарлары Милли спорт төрләре спартакиадасында катнашырга әзерләнә. "Чәкчәк" татар яшьләре берләшмәсе хәбәр итүенчә, ярышлар 8-9 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк. 
 
Милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту, төрле халыклар арасында үзара хөрмәтне арттыру максатыннан оештырылган чарада 14 комплект бүләк уйнатылачак. Шуларның 6сы команда ярышлары. 
 
Катнашучылар билбау көрәше, гер күтәрү, җиңел атлетика, мини-футбол, волейбол, шахмат һ.б. дисциплиналарда үзләрен сыный алачак. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым программа каралган, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot