Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермь татарлары лидеры: Татар телен саклау өчен авылдагы икътисадны үстерергә кирәк
Туган телне шәһәрдә түгел, ә авылларда саклап калып була, ди Хәлил Фәрвәзетдинов.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, татар телен саклар өчен авыллардагы икътисадны үстерергә, эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк.
«Телне чын мәгънәсендә авылларда гына саклап калып була. Шәһәрдә кыен ул. Ә авыллар бетеп бара. Халык шәһәрләргә күченә. Телне, авылларны саклар өчен анда икътисад, эшмәкәрлек булырга тиеш. Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр күп. Аларга ярдәм кирәк. Шушы эшмәкәрләр авылларда калса, эш урыннары барлыкка килә. Димәк, кешеләр шәһәргә чыгып китми», — диде ул.
Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, авыл икътисады яхшы булса, андагы татар мәктәпләре дә ябылмаячак.
«Авыллардагы балалар саны да кими, мәктәпләр йә ябыла, йә берләшә. Кечкенә татар авылларында мәктәп беткәч, укучылар башка җирдәге рус мәктәпләренә йөреп укый башлый. Анда алар рус тирәлегенә керә. Авылдагы икътисадны үстерсәк, балалар да шәһәрдә түгел, авылларда үсәр иде», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз