news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татарлары лидеры: Ата-аналар үзләре балаларын туган телләреннән мәхрүм итә

Татар телен саклау эшен гаиләдән башларга кирәк, ди Хәлил Фәрвәзетдинов.

Пермь татарлары лидеры: Ата-аналар үзләре балаларын туган телләреннән мәхрүм итә
Солтан Исхаков

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, ата-аналар балаларын туган телләрен өйрәнүдән үзләре мәхрүм итә.

«Татарстаннан читтә татар телен саклау бик авыр. Әти-әнисе татар булса да, бала татарча белми. Әбисе булса, татар телен өйрәтергә ул аны безгә якшәмбе мәктәбенә алып килә. Әтисе: „Татар теле нәрсәгә аңа? Инглиз телен өйрәнергә кирәк. Аңа киләчәктә татар теленең кирәге чыгар дип уйламыйм“, — ди. Бу проблема көчле. Ата-аналар балаларын ана телләрен өйрәнүдән үзләре мәхрүм итә», — диде ул.

Телне, беренче чиратта, гаиләдә сакларга кирәк, ди Пермь татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.

«Телне, беренче чиратта, өйдә, гаиләдә сакларга кирәк. Ләкин мин үзем соңардым… Шулай килеп чыкты инде. Балаларым рус мохитендә үсте. Татар теле тормыш-көнкүрештә булырга тиеш. Ансыз булмый. Ләкин хәзер аларны өйрәтергә соңрак дип уйлыйм. Ләкин бүгенге яшьләрдә, һичшиксез, татар теленә карата кызыксыну уятырга кирәк», дип уртаклашты ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100