news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татарлары балалар Сабан туена чакыра

Кунакларны татар мәдәнияте күргәзмә-ярминкәсе, милли уеннар һәм мастер-класслар көтә.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 2 июньдә Пермь шәһәренең Горький паркында балалар Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны татар мәдәнияте күргәзмә-ярминкәсе, милли уеннар һәм мастер-класслар, төп сәхнәдә бәйрәм концерты, Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Галимов чыгышы көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100