news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь төбәге Барда районы вәкилләре Уфада булып китте

Пермь төбәге Барда районы вәкилләре Уфада булып китте

(Уфа, 23 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Пермь краеның Барда районында яшәүче татарлар белән башкортлар вәкилләреннән торган зур гына төркем Уфада ике көнлек сәфәрдә булып китте. Бу төркемгә укытучылар һәм туган якны өйрәнүчеләр кергән иде. Сәфәр барышында Пермь краенда яшәүче милләттәшләр байтак кына очрашуларда булды, галимнәр һәм милли оешмалар вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.

Барда районынан килгән татар һәм башкорт укытучылары һәм туган якны өйрәнүчеләр беренче көнне Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында булды һәм андагы семинар эшендә катнашты. Әлеге киңәшмәдә кунакларга Уфа галимнәре гайнә ыруы тарихы һәм бүгенгесе хакында лекцияләр сөйләде. Аннан соң аларны институтның фондлары һәм лабораторияләре белән таныштырдылар. Лекцияләр барышында, алдан ук көтелгәнчә, Барда районынан килгән кунакларга аларның башкорт икәнлекләрен исбат итү өчен төрле дәлилләр китерелде. Гайнә ыруы ул чын башкорт халкының ыруы, дигән раслаулар иң еш яңгыраган фикерләр булды биредә.

Быел җәй көне, июнь аенда Башкортстан Тарих, тел һәм әдәбият институты галимнәре – этнографлар, антропологлар, фольклорчылар һәм тел белгечләре Барда районына экспедициягә барып, анда күпкырлы тикшеренүләр үткәреп йөргән иде. Галимнәр семинарда шул сәфәрнең нәтиҗәләре белән таныштырды һәм Бардада башкорт дип исәпләнгән 25 мең ярым халыкның чын башкорт булуы хакында кистереп әйтте.

Әлеге семинарда гайнә башкортлары дигән термин астында яңгыраган күпчелек фикер байтак еллар инде Татарстан галимнәре белән Башкортстандагы башкорт галимнәре арасында шактый кызу бәхәскә нигезлек бирә. Мәгълүм ки, Барда районындагы барлык халыкның 85 процентын алып торган милләттәшләрнең зур күпчелеге татар телендә сөйләшә. Сөйләм теле татар булса да, алар билгеле сәбәпләр буенча, башкорт дип язылган. Хәер, моңа аптырыйсы да түгел, Башкортстандагы саф татар районнары булган Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш кебек районнарда да 2002 елда, ягъни соңгы халык исәбен алу вакытында, күпчелек татарлар “башкорт” дип яздырылды. Башкортстанның Пермь краена якын булган Тәтешле, Балтач, Аскын районнары да саф татар районнары исәпләнә. Аларда яшәүчеләрне дә башкорт галимнәре гайнә башкортлары дип йөртә.

Әле Уфага Барда районыннан килгән милләттәш укытучылар һәм туган якны өйрәнүчеләр бу сәфәрнең икенче көнендә Уфадагы музейларда булды, тарихи урыннар һәм башкаланың яңа төзелешләре белән танышты, ә кичен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында спектакль карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100