Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермь шәһәрендә XIII «Пермь талантлары» татар һәм башкорт халыклары иҗаты фестивале үтәчәк
Фестивальдә катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя, конкурсантларның саны да арта бара.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 2018 елның 7 апрелендә «Пермь шәһәре Яшьләр сарае» муниципаль автоном учреждениесендә «Пермь каласында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту» Муниципаль программасы кысаларында Пермь шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияте Пермь каласы хакимиятенең Мәдәният һәм яшьләр сәясәте департаменты белән берлектә XIII «Пермь талантлары» татар һәм башкорт халыклары иҗаты фестивален үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя, конкурсантларның саны да арта бара. Бәйге 16 яшькә кадәргеләр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында «балалар иҗаты», «вокал-соло», «ансамбльдә җырлау», «хореография», «сәнгатьле уку», «үзең иҗат иткән музыкаль әсәрләрне башкару», «инструменталь башкару», «оригиналь жанр», «фольклор» кебек номинацияләр буенча үткәрелә.
Иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручыларга лауреат дипломнары, истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Гаризаларны фестивальнең оештыру комитетына җибәрергә кирәк. Гаризаның формасы һәм фестивальнең нигезләмәсе Пермь шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияте сайтында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз