news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь шәһәрендә «Татарстан китап нәшрияты» китаплары тәкъдим ителә

«Мөселман дөньясы – 2017» VII төбәкара мөселман мәдәнияты форумында Пермьдә Татарстан вәкилләре дә катнаша.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 9  марттан 12 сенә кадәр «Татарстан китап нәшрияты» китаплары «Мөселман дөньясы – 2017» VII төбәкара мөселман мәдәнияты форумында Пермьдә тәкъдим ителә. Әлеге чараны Пермь шәһәре губернаторы хакимияте Пермь крае мөселманнарының диния нәзарәте ярдәмендә оештырган.

Форумда булудан тыш, бу көннәрдә анда катнашучылар Казаннан китертелгән китапларның бай ассортименты белән Космонавтлар шоссесы, 59 нчы йортның 2 катында күргәзмәләр мәйданында «Пермь ярминкәсе»ндә таныша ала. Биредә нәшриятның 150ләп төр китабы куелган.

«Татарстан китап нәшрияты» дигән стендта татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты, төрле юнәлештәге яңа китаплар белән танышырга була. Анда балалар һәм өлкәннәр өчен китаплар, тарихи басмалар, уку әсбаплары, бүләк һәм сувенир басмалар, альбомнар да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100