news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь шәһәрендә «Татарча полиглот» проекты кысаларында татар теле дәресләре узды

Проектны Пермь краеның «Чәк-чәк» Төбәк иҗтимагый татар яшьләре оешмасы, Пермь крае татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Пермь крае губернаторы Администрациясе оештыра.

Пермь шәһәрендә «Татарча полиглот» проекты кысаларында татар теле дәресләре узды
tatar-congress.org

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елның сентябрь-декабрь айларында Горький исемендәге Пермь дәүләт туган якны өйрәнү китапханәсендә «Татарча полиглот» проекты кысаларында татар теле дәресләре узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарча полиглот» проекты үзенең эчтәлеге белән «Культура» телеканалындагы «Полиглот» телетапшыруын хәтерләтә. Укучыларга 16 дәрес эчендә татар телендә аралашу күнекмәләрен үзләштерергә тәкъдим ителә. Проект 2019 елда Президент грантлары бәйгесендә җиңү кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Татарча полиглот» проекты социаль челтәрләрдә 14 дәрес урнаштырган инде, алар белән теләгән һәркем таныша ала. Проект 22 февральдә – Халыкара туган тел көнендә тәмамланачак. Анда йомгаклау тестын уңышлы узучыларга һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.

12 катнашучы онлайн-режимында укып, сертификатлар алган. Проектны Пермь краеның «Чәк-чәк» Төбәк иҗтимагый татар яшьләре оешмасы, Пермь крае татарлары Төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Пермь крае губернаторы Администрациясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100