Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пермь шәһәрендә татарча көрәш көндәшлеккә сәләтле спорт төренә әйләнде – Рамил Мөхәммәдиев
Көрәш буенча җирле федерация президенты әйтүенчә, яңа секцияләр ачарга милли җанлы кешеләр теләктәшлек күрсәтә.
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Моңа кадәрге елларда татарча көрәш Пермь төбәгенең авылларында күбрәк танылу алган булса, хәзер милли спорт төренең төп үзәге Пермьгә күчкән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Кунгур шәһәрендә узган “Урал кубогы” турниры барышында Пермь крае көрәш федерациясе президенты Рамил Мөхәммәдиев җиткерде.
“Көрәшнең шәһәрдә киң җәелә баруы сөендерә. Шәһәрдә башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын да искә алсак, көрәшебез көндәшлеккә сәләтле спорт төренә әйләнә, дигән сүз. Бу куандыра. Авылларда эш бетү сәбәпле, яшьләр шәһәргә тартыла. Шуңа да Пермьдә көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр, студентларның саны арта бара”, – диде Рамил Мөхәммәдиев.
Аның сүзләренчә, ярышларны уздыру урыны буларак, төбәкнең Кунгур шәһәре сайлануы да юктан гына түгел, биредә көрәш соңгы вакытта үсеш кичерә, яңа секцияләр ачарга мөмкинлек тудырылган.
“Районның татар авылларында көрәш секцияләрен ачтык. Авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы татар кешеләре, хөкүмәтнең эчке сәясәт департамендагы милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге дә бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтә, урындагы иганәчеләр булыша. Нәтиҗәдә көрәш белән шөгыльләнүчеләребез арта, ярышларга йөрергә мөмкинлекләр туа”, – ди федерация җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, 10-12 ноябрьдә Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча "Урал кубогы” ярышлары узды. Россиянең 12 төбәгеннән 109 көрәшчене үзенә җыйган ярышта Пермь көрәшчеләре команда беренчелегендә 3 нче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз