Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь өлкәсенең татар авылларын су баскан
Пермь өлкәсенең Октябрьск районындагы татар авылларында яшәүче милләттәшләребез зур сынау белән очрашкан. Яңгырлар күп яву сәбәпле, Ирень елгасында су күтәрелеп, дамбалар ишелгән. Елга тирәли урнашкан дистәләгән татар авылы су эчендә калган. Районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән.
Су ташкыны иң элек Яңа Иреньбаш һәм Иске Иреньбаш авылларына зыян салган. Соңрак ташу Ишим, Япанай, Әри-Түз, Калтай, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктулка авылларына да төшеп җиткән.
Әти-әнисе Ишим авылында гомер кичерүче Лилия Шипшова сүзләренчә, су күп кешене яшәү урыныннан мәхрүм иткән, каралты-кураларына зыян салган. Аеруча да, дамба ишелгәннән соң су кинәт баскан Иске Иреньбаш һәм Яңа Иреньбаш авылларында хәлләр кискен булган. Анда су ташкыны өйләрне һәм техниканы агызган, ике катлы йортларның беренче катын тулысынча күмеп киткән. Зыян күрүчеләр, тиздән су килеп җитәчәген әйтеп, башка авылларда яшәүчеләрне кисәтеп куйганнар.
«Халык бөтен авыл белән, төн йокламыйча, су төшкәнне көтте. Су ташкыны болыннарга таралды да, көче бераз кимеде. Калкурак җирләрдәге йортларга менеп җитмәсә дә, елга буенда урнашкан барлык йортларны да су басты. Авылдашларның каралты-кураларына зур зыян салды, мунчаларга, өйләргә су керде, әзерләгән утыннарын агызып алып китте. Бакчаларда утыртылган яшелчәләрдән бернәрсә дә калмады. Күперләрне басып, авылга керә торган юлны томалады. Коткаручылар урамнар буйлап катерда йөзеп йөрде, кешеләрне шул рәвешле коткарырга мәҗбүр булдылар», - ди Лилия.
Фото: © Лилия Шипшова архивыннан
Лилия әти-әнисе өчен бик борчыла һәм алар белән даими элемтәдә булырга тырыша.
«Без кичә көне буе, бәлки, өйгә хәтле кермәс дип көттек. Ләкин, кызганычка, күтәртеп салынган булуга карамастан, су өйгә дә керде, җиһазларга, техникага зыян килде. Су түбәндә утыручы йортларның тәрәзәләренә кадәр менгән. Әти, агызып алып китмәсен дип, каралты-кураларны саклап тора. Сарыкларның барысын да печәнлеккә менгереп куярга мәҗбүр булды. Әтинең үзен коткаручылар катер белән килеп алганнар. Хәзерге вакытта районда дымлылык бик көчле, суның китәр урыны да юк. Бүген бераз төшкән ди үзе, ләкин урамнарда йөрерлек түгел инде, - дип сөйләде Лилия «Татар-информ»га.
Ишем авылы халкының куркынычсызлыгын контрольдә тотучы, Богородск территориаль бүлеге белгече Владислав Гарипов сөйләвенчә, су басу вакытында кешеләргә зыян килмәгән. Халыкны вакытлыча калкурак урында урнашкан мәдәният йортына һәм мәктәпкә һәм туганнары йортына эвакуацияләп торганнар. Ул суның әкренләп китә башлавын да билгеләп үтте.
«Бүгенге көндә күпчелек авылдашларыбыз йортларына кайтты, хәзер чистарту, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрәчәкләр. Авылга эчә торган су запасы китерелде. Иртәгә иминиятләштерү компаниясе вәкилләре авылларга чыгып, килгән зыянны бәяли башлаячак. Районыбыз башлыгы да безнең белән даими элемтәдә», - дип сөйләде ул.
Әри Түз авылында яшәүчеләр дә судан бик нык каза күргән. Биредә су елга ярында урнашкан бер урамны - унбишләп хуҗалыкны баскан. Бу хакта «Татар-информ»га Венера Авзалова әйтеп үтте.
«Өебезгә моннан 4 ел элек кенә күченгән идек. Көнкүреш техникаларыбыз, яңа җиһазлар, киемнәр барысы да су эчендә калды. Су кинәт килеп кергәнгә, техниканы өске катка менгерергә җитешмәдек.
Фото: © Венера Авзвлова архивыннан
Мунчабызны да су агызып алып китте. Хәзер күпер кырыена эләгеп тора, аны бәйләп куйдылар. Өй эчендәге бөтен идәннәрне каерып аттылар. Идәндәге су китсә дә, баз су белән туп-тулы әле. Өйдә 15 сантиметр тирәсе пычрак, ләм калды, аны көрәкләп җыябыз. Шулхәтле күп зарар килде. Кешеләрнең бал кортлары, сарыклары һәлак булды. Килгән зыян миллионнар белән бәяләнер инде», – дип сөйләде Венера Авзалова.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конгресс җитәкчелеге әлеге хәл турында хәбәрдар. Зыян килгән татар авылларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз