Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь өлкәсенең Барда районы телевидениесе Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бәйге уздырган
Пермь өлкәсе Барда районының «Тол буйлары» телевидениесе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай тавышы – халыклар җаны» дип аталган шигырь укучылар бәйгесе үткәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бу бәйге – Тукай рухына багышланган чара гына түгел, ә халыкларны берләштерүче күпер. Чөнки 2026 ел – Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы. Тукай иҗаты бу елның иң матур, иң рухи символларының берсе булды, диелә хәбәрдә.
Бәйгегә төрле авыллардан, төрле мәктәпләрдән 70кә якын эш кабул ителгән. Бардадан гына түгел, якын-тирә авыллардан да шигырьләр җибәргәннәр. Укучылар көтелгәннән дә зуррак активлык күрсәткән.
Жюри әгъзалары иң көчле, иң сәләтле укучыларны билгеләгән. Һәр бала Тукайны һәм аның иҗатын үзенчә ача алган.
Җиңүчеләр, призлы урынга лаек булучыларга дипломнар һәм бүләкләр, ә калган барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылган.
Тукайның иҗаты безне берләштерә, туган телгә мәхәббәт уята, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә. 140 ел үтсә дә, Тукай яши һәм яшәячәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз