news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермь өлкәсенең Барда авылында XII Ягъфәров укулары узды

28 февральдә Пермь өлкәсенең Барда авылында галим, фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров иҗатына багышланган «Ягъфәров укулары» узды.

ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чара кысаларында Татарстан һәм Пермь өлкәсенең мәдәният хезмәткәрләре, язучылар, журналистлар Рәшит Ягъфәров каберенә чәчәкләр куйды, төбәкнең истәлекле урыннарында булды. Татарстан Язучылар берлегеннән язучы, драматург Рәдиф Сәгъди, балалар язучысы Нурия Сәйяр катнашты һәм чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot